1. Кереш сүз. Вәли-бай йорты. Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 16


Исәнмесез, дуслар, Казан кунаклары, ханым вә әфәнделәр, егетләр-кызлар. Без бүген сезгә Иске бистәдә элек яшәгән сәүдәгәрләр, аларның эшчәнлеге турында сөйләрбез. Алар булмаса, кешеләр өчен эш тә булмас иде, мәчетләр, мәдрәсәләр, ятимханәләр дә төзелмәс иде. Безнең бистәдә аларның йортлары күп, берничә сәгатьтә генә карап-сөйләп бетерә алмассың. Бисмилла әйтеп, сүзне башлыйк.Таныш булыйк, минем исемем Миңлерәдиф, мин монда күптән яшим, бөтенесен беләм. Мәсәлән... Әйдәгез әле, Мәрҗани һәйкәле караган якка без дә карыйк. Сулдарак Вәли бай йорты тора.

Бу йортны 1823 нче елда Шмидт дигән архитектор Ядегәр Ишимов исемле бер мещан өчен төзегән. Ишимов күн сатып көн иткән. Ә соңрак бу йортны аның улы Давыт Арчадан килгән Вәлиулла Гыйззәтуллинга саткан. Без аны Вәли бай, Вәли Ата дип атыйбыз. Печән базарында, Рыбнорядский урамында ул келәмнәр саткан. Ә аның улы Хәбибулла Сөләйман Аитов белән бергә Исхак Арсланов заводын сатып алган булалар. Сабыннары «Арслан» дип аталган, яхшы исем бит? Аитовны беләсез бит? Ул – Фатиха Аитованың ире, алар бергә беренче татар кызлары гимназиясе ачканнар.

Хәзер юл чатына кадәр туры барабыз, аннары уңга борылып, алты тәрәзәле кызыл йортка туктарбыз.


2. Муллин йорты. Каюм Насыйри урамы, 11.


Бу йортта Борһанетдин исемле бай яшәгән. Муллин шикәр белән сәүдә иткән, янәшәдәге мәчеткә дә, мөселман хәйрия җәмгыятенә дә булышкан, управада да эшләгән. Ни кызганыч, үз балалары булмаган. Шуңа ул 66 яшендә Каратмән авылында туган Җәләлетдин исемле егетне уллыкка алган, шул егет аннары аның варисы булган.

Кызыл йортта гына тормаган Борһанетдин. Янәшәдәге ике флигель – шулай ук Муллинныкы.

Әйдәгез, машиналар торган җиргә кадәр барыйк, урам башындагы йортларны карыйк.



3. Казаков, Кушаев йортлары. Каюм Насыйри урамы, 10 лит 8 янында

Әнә теге алсу төстәге йорт – Мөхәммәтшакир Казаковныкы. Әтисе - Олы Шырдан авылыннан, хәзер бу Яшел Үзән районындагы авыл.

Мөхәммәтҗан Казаков Казанда приказщик булып эшләгән. Аннары Әстерханда сәүдәгәр булган, соңыннан Казанга кайткан. Чәй, балык, бакалея белән сәүдә иткән.
Заманында ул монда, еракта түгел, Казандагы 12 нче таш мәчетне салган. Элек анда иске татар зираты урнашкан булган. Ни кызганыч, совет заманында, 1975 нче елда, яңа йортлар төзелгәндә, аны сүтеп ташлыйлар.

Янәшәдәге ике бина – Кушаевлар йортлары. Кечкенәсен Мортаза салган, зур йортны – уллары, Ибәтулла белән Габдулла. Кушаевлар бакалея белән сәүдә иткәннәр. Аннары бу йортның хужасы Ибәтулла улы Габдулла булган.

Доходный, акча китерә йортлар, булганмы монда, дип сорыйсыздыр? Артыгызда агач йорт тора. Бу Мәрҗанинең өлкән улы Борһанетдин хатыны төзегән доходный йорт. Әле дә тора.


Әйдәгез, кире борылып, Зәйни Солтан исемендәге урам почмагына кадәр барыйк.


4. Ибраһимов йорты. Каюм Насыйри урамы, 12

Кызык йорт бит? Яртысы таш, яртысы агачтан. Монда Вәлиулла Ибраһимов яшәгән. Аның атасы Гыйльметдин Печән базарында икмәк белән бакалея саткан. Ә Вәлиулла бертуганы Госман белән товарищество, ягъни фирма оештырып, кәнфитләр чыгара башлаган. Ибраһимовны «кәнфит патшасы» дип атаганнар. Бер фабрикасы хәзерге Тукай музеенда эшләгән, шунда ук Тукай, Сөембикә, Гаспринский ясалган кәнфитләр сатылган.
Ибраһимовлар соңрак Владивостокка киткәннәр, аннары Манчжурияга, Кытайга... Вәлиулла үзе Америкага киткән дип әйтәләр.

Хәзер уңга борылып, Зәйни Солтан урамының ахырына, соңгы тарихи таш йортка кадәр барыйк.


5. Гобәйдуллин йорты. Зәйни Солтан урамы, 12

Бу кирпеч йорт – Салих Гобәйдуллинныкы. Аның әтисе Сабит мануфактура җитештергән. Салих үзе якында урнашкан Мәрҗани мәдрәсәсендә, Мәрҗанидә укыган, әтисенең эшенә кушылган, постау, ягъни сукно җитештәрә башлаган.
Улы Габделгазизне балачакта «Тыр-тыр Вафа» дип атаганнар, ул төрекчә, русча укыган. Якында урнашкан «Әл-Ислах» гәзитенә, Тукай белән Әмирхан эшләгән гәзиткә, Газиз акчалата ярдәм иткән. Урыс ягында урнашкан «Шимбә» татар түгәрәгенә йөргән. Шунда ук, мәсәлән, булачак революционер, Казаковның туганы, Мулланур Вахитов йөргән. Берзаман Газиз икенче революционер Гафур Коләхмәтовның сеңлесе Суфияга өйләнергә булган. Әтисе, моны ишетеп, ачуланып, аңа самавыр капкачы белән аткан. Газизнең башында эз калган.

Газиз укуын дәвам иткән – гимназиядә, юридик факультетта, ә аннары – тарих белән филология факультетында. Рабига Казаковага өйләнгән. «Аң» исемле журналда эшләгән, менә дигән тарихчы булган, борынгы дөнья турында, диннәр турында, Рәсәй турында, татарлар турында, Алтын Урда турында китаплар язган.
Озак вакыт Бакуда яшәгән. Аны ике тапкыр кулга алганнар. Хатыны Рабиганы биш елга колониягә озатканнар. Газизне исә 1937 нче елда атканнар... Ахры, монда пауза кирәк.
Икенче якка, складлар ягына күз салыгыз. Хәзер без моны прәнек заводы дип атыйбыз, ләкин элек бу Үтәгәновларның сабын заводы булган икән. Үтәгәновлар без искә төшергән сабын җитеәтерүче Гыйззәтуллинар, Арслановлар белән туган булган.

Кире Каюм Насыйри урамына чыгып, «Әл-Мәржән» язулы йортка кадәр барыйк.


6. Салихов йорты. Каюм Насыри урамы, 20

Бу таш йорт урынында элек ике катлы агач йорт торган. Аны Шаһиәхмәт Салихов салган. Шул вакытта монда Каюм Насыйри, урын эзләп йөргәч, татар балалары өчен беренче мәктәп ачкан. Бистәдә татарча беренче дөньяви белемнәрне таратучы мәгариф йорты монда урнашкан иде. Ни кызганыч, бу хакта монда мәгълүмат язылмаган.

Сүз уңаеннан, элек Мәрҗани мәчете таш киртәсе эчендә Вәлишин йорты торган. Мифтахетдин абзый Яңа Бистәдә мәдрәсә салдырган. Ә улы Мөхәммәд «Сәйяр» труппасында актер булган. Шундый хәлләр.

Юлны дәвам итик, Каюм Насыйри белән Фатыйх Кәрим чтына кадәр барыйк.


7. Апанаев-Хәйбуллин йорты. Каюм Насыри урамы, 26

Бу агач белән капланган зур йорт урынында элек ярымташ йорт торган. Аның беренче хуҗасы – икенче гильдия сәүдәгәре Габделкәрим Апанаев. Беләсезме, гильдияләр нәрсә белән аерыла иде? Булган акча, түләнәчәк налоглар белән, мөмкинлекләр белән. Мәсәлән, беренче гильдия чит илләр белән сәүдә итә алган.
Бу Апанаев күн, тире, сабын, кәгазь саткан, доходный йортлар тоткан. Ул Апанаевлар нәселенең бер варисы гына. Бабасы – Йосыф бай Апанаев булган. Әтисе – Пләтәндә (Пләтән кая? Аска таба барсагыз, шунда Пләтән башлана) – Пләтәндә зур сабын заводы тоткан Исхак Апанаев.
Уллары – Габдулла һәм Мөхәммәдбәдретдин. Мөхәммәдбәдретдиннең алсу төстәге Юнысов мәйданындагы йортын сез барыгыз да беләсез, анда алып бармыйм инде.
Сүз уңаеннан, Мөхәммәдбәдретдин «Иттифак әл-мөслимин» партиясе эшен оештыруда катнашкан.

Ә бу йортны Апанаевлар мех, аяк киемнәр сатучы Сабит Хәйбуллинга сатканнар. Кызганыч, хәзер монда бөтенләй башка йорт тора, матур булса да.

Хәзер, жәмәгать, Апанай мәчетенә кадәр туры барабыз.


8. Госманов – Апанаева йорты. Каюм Насыри урамы, 38

Мәчет каршындагы йорт янәшәсендә Җиһанша Госмановның сабын заводы эшләгән (артык күп бу сәяхәттә сабын!). Госманов исемен йөрткән мәчетебез дә бар. Фани дөньядан киткәч, Җиһаншаны бик күп кеше озаткан, дип сөйлиләр.
Ә бу йортны аннары хатыны һәм улы Солтан-Габделгазиз тотканнар. Заводны киңәйтсәләр дә, эшләре бик уңышлы бармаган. Әтисе елына ярты миллион акча эшләсә, улы – 25 мең генә. Ярый әле Госмановларның доходный йортлары булган. Бу йортларын алар Бибифатыйма Апанаевага саталар.

Турыга барып, Сафьян урамына юл тотыйк.


9. Апанаевлар. Сафьян, 6 янында

Каюм Насырийның иң азагына кадәр барып, бастыгызмы?

Бу якта Апанаев йортлары күп.
Башта борылыйк.
Артыгызда сулда – Бибизөһрә Габделкәрим кызы Апанаева йорты.
Артыгызда уңда хәзерге уникенче мәктәпнең яңа бинасы урынында Апанаевларның тагын бер утары торган.
Борылабыз, алга карыйбыз. Сулда, почмакта урнашкан хәзерге префектура йорты – Һарун-әр-Рәшид Апанаев йорты, ул Габдрахман Габделкәримовичның улы. Бу йорт аңа туй бүләге итеп төзелгән. Шуңа күрә хатыны Мәрвия Агафурова Екатеринбургта яшәгән йорта охшаган.

Алдыбызда, яшьләр министрлыгы урнашкан бик борынгы йорт – күн сатучы беренче гильдия сәүдәгәре Муса Апанаевныкы. XVIII гасыр азагында төзелгән дип сөйлиләр. Акча гына эшләмәгән бу Апанаев, халыкка файда да китергән, Яңа бистәдәге Ал мәчетне салдырган, Вөҗдан суды судьясы, җинаять палатасы бәяләүчесе һәм Казан шәһәр магистраты әгъзасы булган.

Без берничә тапкыр әйткән Габделкәрим дә монда яшәгән, аның уллары Мөхәммәтвәли белән Мөхәммәтзакир да. Ә Мөхәммәтзакирның улы Мөхәммәтвәли сәүдә белән түгел, тәржемә һәм музыка белән шөгыльләнгән.

Хәзер уңга борылып, Сафьян буенча Габдулла Тукай урамына таба барабыз.


10. Сабитовлар, Үтәмешевлар, Юнысовлар, Борнаевлар. Габдулла Тукай урамы, 81

Башта каршыдагы йортларга күз салыйк. Уңдарак, сорысы – Үтәмешевлар йорты. Кукмарада урнашкан Мәчкәрә авылында Исхак Үтәмешев таш мәчет салган, аның туку һәм буяу фабрикалары да шунда урнашкан була. Гомумән, Исхак әфәнде дистәләгән мәчет салдырган, дип яза Мәрҗани, алар арасында Иске Таш мәчете дәбар. Бер кызын ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ачкан Галимҗан Барудига биргән. Кызы Бибимаһруй үзе дә кызларны укыткан.

Сулдарак – Сабитовлар утары. Аларның тамырлары – хәзерге Апастан. Гаилә башлыгы Мөхәммәтсафа вафат булгач, хатыны тагын бер тапкыр кияүгә чыккан, башка Сабитовка, Гайнетдингә.

Тәк, ә безнен янда тагын ике йорт янәшәдә бара. Беренчесе – Юнысовлар йорты.
Ә элек аның хуҗасы Озын Ибрай иде, Ибраһим Юнысов. Юнысовлар сабын, шәмнәр, тукыма җитештергән, энесе Исхак белән алар әтиләре башлаган Печән базары мәчетен төзегәннәр. Юнысовларның тамырлары Балтачтан. Әтиләре Гобәйдулла Рәсәйдә вакыф тәртибен керткән кешеләрнең берсе – аның берничә лавкадан чыгымы хәзерге Мәржани мәчетен тәэмин иткән.

Икенче йорт — Борнаевлар йорты. Совет заманында алар икесе дә ул дүрт катлы иде! Ярый әле, соңгы арада аларны тарихи кыяфәткә туры китерделәр.

Борнаевлар салган мәчеткә барыйк. Безгә хәзер – сулга, киләсе тыкрыкка кадәр.

11. Мөселман балалар ятимханәсе. Габдулла Тукай урамы, 89

Сәяхәтнең соңгы тукталашына килеп җиттек. Каршыбызда – Борнай мәчете. Аны Мөхәммәтсадыйк Борнаев салган. Борнаевлар – Арчадан. Аларның күн эшкәртү, сабын кайнату заводлары, комач туку фабрикасы, җирләре дә булган.
Мөхәммәтсадыйк 17 ел буе Казан шәһәр думасы гласные, ягъни депутаты булган.


Сулда, каршыбызда –Ибраһим Юнысовның ике катлы тагын бер йорты. Әйтергә оныттым, Ибраһим 3 тапкыр Татар ратушасы башлыгы, 15 ел гласный иде. Энесе белән аларның 5 таш йорт, ике завод, 48 таш,12 агач лавка, 2000 дисәтинә җире була. Мәрҗани белән уртак тел таба алмыйча, мәдрәсәсен яндырган кеше дә ул.
Ләкин, икенче яктан, артыгызга карагыз – бу Юнысовлар ачкан балалар ятимханәсе, беренче
татар хәйрия йорты. Юнысовларның 14 лавкасыннан кергән акчаның бер өлеше ятим балаларга киткән. Йортта 30 бала яшәгән, алар өчен һәрвакыт кием-салым, ашау әзер булган, аларны табиблар караган, укытучылар укыткан.

Их, күп сөйлисе идем шул, ләкин вакыт ягы таррак. Эшләргә кирәк, үзеңне дә онытмаска, җәмгыятькә дә булышырга. Башка ысуллар юк. Рәхмәт сезгә, күрешербез!


Казанда Иске бистәдә яшәгән татар сәүдәгәрләре турында аудио-экскурсия. Рәдиф Кашапов сөйли. Проект Бөтендөнья яшьләре форумы ярдәмендә ясалган.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website